Ангам Атнабаев
Шигърият көне белән!
ӘНГАМ АТНАБАЕВ.
Узебезне яклап.
Безнең хакта гайбәт сөйләсәләр,
Тынламагыз – читтән үтегез,
Без бит сабый күңеленнән нечкә-
Шагыйрьләрне гафу итегез!
Кулда бармаклар да тигез түгел,
Уйламагыз кеше тип-тигез,
Шагыйрь сездән акыллырак булса,
Ахмаклыгын гафу итегез!
Ордым- бәрдемхөкем чыгарырга
Ашыкмагыз – зинһар, көтегез.
Алар үзе хөкем чыгаручы,
Хөкемнәрен кабул итегез.
Шагыйрьләрне гафу итегез!