КАГИМ АУХАТОВ
КАҺИМ ӘҮХӘТОВ
Гел жәй генә булган жирләр дә бар;
Мәңге яшел диләр гөлләрен.
Юк, кызыкмыйм, юксынырмын анда
Туган жирнең кышын, көзләрен.
Исләремнән чыкмас ап-ак карның
Учларыма төшеп эрүе.
Сагынырмын язгы ташкыннарны,
Яшәрткәне өчен жиремне.
Ялыктырыр анда бертөрлелек,
Үзгәрешләр кирәк, янулар.
Йөрәкләргә тыңгысызлык кирәк,
Беләкләргә – ару, талулар,
Жиңеллекләр, рәхәтлекләр генә
Ләззәт китермидер кешегә.
Көтәм көзне елак булган өчен,
Кышны – буран булган өчен дә.