Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

Риф Шафигуллин

Мәгдән абыйга.
Орден-медаль түшендә,
Макталды ул эшендә.
Күптәннән дин юлында,
Корьән-Кәрим кулында.
Өнди гел якшылыкка
Аңлата ул халыкка.
Якты юлын иманның
Бар сүзе төпле аның.
Шәкертләрне укыта,
Уразасын да тота.
Хәл-әхвәлне белешә,
Ике куллап күрешә.
Яхшы киңәшләр бирә,
Зурлыйбыз шуңа күрә.
Биш намазын да куймый,
Авырып та ул тормый.
Пенсионер димәссең,
90 яшьне бирмәссең.
Йөри һәрчак йөгереп,
Егет, диярсең күреп.
Машинада жилдерә,
Барысына өлгерә.
Сорасагыз: “Бу кем?” – дип,
Көттерми бирәм әйтеп.
Бу безнең Мәгдән агай,
Фамилиясы Атнабай.
Ул бит Гарифулла хәзрәт
Васыятен үтәүче.
Чишмәдә Сөхбәт жыенын
Үткәрүдә әйдәүче.
Оештыра Сөхбәт жыенын
Күңел жылысын биреп.
Кешеләр сиңа тартыла
Ихласлыгыңны күреп.
Бик күп еллар ул булды
Имам-хатыйб Күрдемдә,
Урыны һәрчак түрдә.
Ихтирамлы, зур кеше,
Гел уңай барсын эше.
Юбилярны котлыйбыз,
Сәламәтлек телибез.
Картаюны син белмә,
Яхшылык кыл гел генә,
Иман өстәп күңелгә.