Күрдем авылы тарихы
Күрдем авылы Иске Чокыр авылыннан күчеп килә. Шуның өчен башта Иске Чокыр авылы белән таныштырып үтәм.
Иске Чокырның беренче буын кешеләре моннан 350 еллар элек Ык елгасы буеннан күчеп килгән, үз вакытында мәдәниятле, бай ил булган Болгар иле җимерелгәннән соң күчеп килгән кешеләреннән тора.
VIII гарсырларда Азов итәгеннән күтәрелгән һәм җирле халыклар белән аралашкан Болгарлар иле барлыкка килә. Урта гасырлар шәһәре Болгар X-XI гасырларда Идел болгарларының башкаласы (Татарстанның Куйбышев районында) урнашкан. Ул вакытта анда 35 меңгә якын кеше яшәгән. Бу шәһәр элекке заманда су юлында булганлыктан зур сәүдә үзәге була. Рус, Кавказ, Кытай, Иран, Византия, Венеция илләре белән аралашкан. Монда бай җиһазлы мәчетләр, зиннәтле сарайлар, матур төзелешле йортлар тирә-як илләрне сокландырырлык матур итеп салынганнар (хәзер дә калдыклары бар).
1223 елда монгол татарлары зур яу белән болгарларга һөҗүм итә, ләкин болгарлар батырларча сугышалар һәм илләрен саклап кала алалар. Илбасар монголлар болгарларга тынычлык бирмиләр һәм тагын 13 ел үткәч 1236 елны зур армия белән ябырылалар. Тигезсез канлы бәрелеш… Башкаланы янгын чорный, урамнар мәет белән түшәлә. Болгар иле коточкыч имгәнүдән соң тагын аякка баса, күәтләнә башлый, тик иминлеккә генә туймый ул.
1361 елда Алтын Орда ханы аксак Тимер (Русларда Тамерлан) Болгарны басып ала һәм талап китә, шуннан соң дәүләт артык мантый алмый, өстәвенә Рус князе Федор Пестрый һөҗүме. Шәһәр хәрабә хәленә төшә. Исән калган халык качып бетә, тирә-як бушлык, шомлы тынлык урнаша. Шулай итеп XV йөз ел башларында Болгар дәүләте яшәүдән мәңгелеккә туктый (урынында Болгар дәүләте музее оештырылган).
Болгар халкы төрле җиргә, шул исәптән Башкортостан белән Татарстан арасында ага торган Ык елгасы буена килеп урнашалар. Ык елгасы буеннан күчеп килгән халыклар Чокыр авылын башта Илмәткә якын урынга төзиләр. Анда 50 ел чамасы торганнан соң хәзерге Чокыр урынына күчәләр.
Иске Чокыр ул заманда зур авылларның берсе була. Иске Чокырдан бик күп авыллар күчә. Башта Яңа Чокыр, аннан Аккужа (хәзерге Кодаш) авылы күчә башлый, тора бара ул да зураеп китә. Аннан соң Хәмит авылы, моннан 150 еллар элек Биж авылы, соңыдан Ирәкте һәм Болгар авылы күчә. Хәзерге Күрдем авылы һәм башка авыллар утырган урыннар ул вакытта куе кара урманнар белән капланган була.
Беренче булып Күрдем авылына “Хәзрәт чишмәсе” кырына 1834 елда Илмәт авылыннан Васих исемле кеше килеп 3 ел тора (ул вакытта Хәзрәт чишмәсен Васих чишмәсе дип атыйлар). 1838 елдан башлап Иске Чокырдан килеп халык күчерү өчен җир әзерли башлыйлар.
1840 елда гаиләләре ишлерәк булган ярлыларны хәзерге Күрдемгә мәҗбүри күчерәләр. Болар арасында:
1) Фазлыяхмәт – Хуҗиәхмәт – Сөләймән,
Муса – Даут,
Котлыяхмәт – Сәгабетдин;
2) Хөснетдин – Мирсаяф – Хатип – Ибраһим,
Зариф – Мозафар – Габсалих,
Миннияхмәт – Әҗмөхәмәт,
Хәмәтдин – Баутдин;
3) Рәхмәтулла – Гимадрислам – Исмәгыйл,
Шәйхетдин – Зыятдин;
4) Хәким – Гайса,
Садрислам – Зарифьян, Абуталип,
Садрисхан –Гарифьян, Муса,
Садретдин – Шәмсияр – Әгъзам.
5) Хикмәтулла – Әхмәдулла – Сафа,
6)Жиһанша – Әюп – Идрис, Шаеслам;
Фәррах – Таҗетдин.
7) Әхмәдулла – Әхмәткәләм – Хаҗи, Әхтәр, Хуҗа, Әхмәтьян.
8) Хәсән – Әсләм.
9) Мөхәмәтҗан – Галимҗан.
10) Нафыйк – Шакир – Халыйк, Муллагали.
11) Әхмәтгали – Султангәрәй – Нәҗип.
12) Мөхәмәтьяр – Дәүләтьяр – Гильмияр, Дәүләтхуҗа – Касыйм – Әнгам – Дәүләтбай.
13) Гарифулла – Шәяхмәт – Әүхәт.
14) Усман – Әүбәкер.
15) Габидулла – Тимергали, Габдулла.
16) Мөхәммәтхан – Әхмәтьян – Мулланур.
17) Пәнәй улы Пинебай – Шәймөхәммәт – Хәмзә.
1855 елларга кадәр Күрдем искиткеч авыр шартларда яши. Җир булмый (зыярат якта аз гына була). Өйләрнең тәрәзәләре мал карындыгыннан (зур эчәктән) суздырылып, корытып эшләнә. Ут, лампа булмый, чыра яндырып яшиләр. Бу елны яңадан күчеп киләләр – Дәүләтша – Якуп – Кәрим, Гәрә, Ибраһим, Кәбир,
– Каюм – Габделхәй, Фаезхан.
Җирне башта балта белән әрчиләр, туктаусыз янгыннар була, урманнар яна. Әкренләп җирләр арта, корт карый башлыйлар, мунчала салалар. Шуларны Камбарка, Сарапулга илтеп сата башлыйлар. 1840-75 еллар арасында барлык киемнәрне киндердән сугып эшлиләр. 1875 елда беренче ситса, пыяла лампа (торбасыз) куллана башлыйлар, аларны Сарапулдан алып кайталар.
1900 елларда җир күбәя башлый. Җирләр Ирәкте белән Гәрәй арасында булганга чит авылларга бүлеп бирәләр (Кашкак, Тау авылы, Илмәт, Мәмәтәй һ.б.)
1870-1909 еллар арасында Күрдемдә мәдрәсә булса да анда бары фарс, гарәп телләрендә укып китап кына ятлыйлар, күбесе укырга өйрәнсә дә язырга белми, үзләре бер нәрсә дә аңламыйлар.
1909 елдан башлап кына татар телендә гарәп алфавиты белән уку башлана. Ул вакытларда армияга барып кайткан бер-ике кеше русча белештергән. Адрес язырга белүче иң белемле кеше хисапланган, күп авылларда адрес язучы бөтенләй булмаган.
1900 елларга кадәр урманда аюлар бик күп булган, корт умарталарын изгеләп балын ашаган. Рус-Япон сугышында Күрдемнән 4 кеше катнаша, үлүчеләр юк. 1914-17 елгы сугышларда Күрдемнән 29 кеше үлә. 1921 елгы ачлыкта 200дән артык кеше үлә. Күп кешеләр гаиләләре белән үлеп бетәләр. 1917-30 елларда мәктәп юк (иске клуб йортында укыганнар) дәфтәр, каләм, китап сирәк булган. Жирне сука, агач тырма белән эшкәрткәннәр. Күпчелек кеше чабата ясап кына туена алган. Җыелышларны җәй көне каравыл өе алдында, кыш көне аерым кешеләрдә җыя торган булганнар.
/ Бу истәлекләрне Күрдем авылының укымышлы кешесе Йосып Якупов бабай киләчәк буынга истәлек итеп гарәпчә язып калдырган. Гарәпчәдән Бөек Ватан сугышы ветераны Муллаяр Талипов тәрҗемә иткән./
#СельскаяМодельнаяБиблиотекаСтарыйКурдымИмениКагимаАухатова
#ТрезвоеСело2022 #АйыкАуыл2022
#ТрезвоеСелоСтарыйКурдым
#АйыҡАуылИҫкеКүрҙем