Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

Хәзрәт чишмәсе.

☘ Хәзрәт чишмәсе.
Туган ягым бәллүр чишмәләре
Агышлары мәңге тынмасын.
Яшәргә көч, дәрт һәм илһам биреп,
Бәллүр чишмәләре жырласын.
(Фәнил Миңнегалиев шигыре)
Яңа Күрдем авылында саф, мул су бирә торган изге чишмә бар. Бу чишмәне авыл мулласы Гарифулла Киеков тапкан, ул әле дә хәзрәт исемен йөртә. Ком бөртекләрен өскә чөя-чөя бик тирәннән, жиде жирдән типкән чишмәне даими карап, тәртипкә китереп торалар. Чишмә тирәсе әйбәтләп әйләндерелгән, тактадан матур өйчекләр ясалган. Суы бик тә тәмле.
Чишмәнең 7 чыганагы турында мондый риваять бар: имеш, беренче чыганактан су эчсәң – кыю буласың, матур буласың килсә – икенчесенең суын татып карарга кирәк, акыллы булырга теләсәң – өченчесеннән, бәхетле булу өчен – дүртенчесеннән, сәламәт буласың килсә – бишенчесеннән, кайгы-хәсрәтсез яшәү өчен – алтынчысыннан су эчү зарур икән. Ә жиденчесенең суын татысаң, гомер буе сөеп һәм сөелеп яшәү насыйп булачак.
Менә шулай: Гарифулла хәзрәт чишмәсе бик тә тылсымлы. Моны бөтен тирә-як авылдагы кешеләр белә. Һәр елны, 14 майда, бөтен район өлкәннәре жыелып, биредә Гарифулла Киековны искә ала. Алар хәзрәт рухына дога кыла, Коръән укый, корбан чала, Гали Чокрыйны һәм башка әрвахларны хәтергә төшерә.
Һәр елны Күрдем мәхәлләсе рәисе, имам-хатыйб Мәгъдән Касыйм улы Атнабаев Гарифулла хәзрәтнең тормышы һәм ижаты белән таныштыра. Гарифулла бәләкәй чагында гаять тере, чая малай була. Күзәтүчән, күргәнен хәтерендә калдыручан булуы белән аерылып торган. Үзенең күргән нәрсәләре турында сүз барганда, “Күрдем, күрдем”, дип жавап бирә торган булган. Шундый риваять тә сакланган.
Имеш, Гали Чокрый улы Гарифулланы кучер янына утыртып: “Бар, урман- суларны, болын-кырларны яхшылап күзәтеп кайт, үскәч үзеңә күчеп утыру өчен кирәк булыр”, – дип, сәфәргә чыгарып жибәргән. Алар 3 көн “дөнья күреп” кайтканнар.
Кара урманга кергәнче, Кабык күперне чыккач, Яңа Чокыр авылын күрдем. Кошлар сайрап торган әрәмәләрне, сырлы маңгайлы тауларны, чәчәкләр белән капланган ямьле жирләрне күрдем. Инеш буйлап барып, Жиремжи уйсулыгында төн уздырдык, чәй кайнатып эчтек. Йокыга киткәнче, күктәге йолдызларны күрдем, иртәгәсен кара урман аша узып, бик матур аланга чыктык. Анда жиде урыннан ургып чыккан жиде чишмәнең инешкә кушылганын күрдем. Без шул чишмәләрдән ерак түгел тагын бер төн уздырдык.
Вак ком арасыннан типкән, тонык һәм саф сулы чишмәнең һәр күзе, мине күрдеңме, дип карап тора иде. Мин аларга: “Күрдем, күрдем!” – дип баш идем…” Боларны авылга әйләнеп кайткач, кечкенә Гарифулла сөйләгән, дип, хикәят итәләр. Менә шул табигатьнең гүзәл, матур урынына Иске Чокыр авылыннан дистәдән артык гаилә күчеп килә. Аларга авыл исемен уйлап та торасы булмый – авыл үзеннән – үзе Күрдем исеме белән атала башлый.
20 еллар урталарына таба Советлар илендә дини оешмалар, шул исәптән мөселманнарның Уфадагы Диния нәзарәты, руханилар нык кысрыклана. Тора-бара Гарифулланың уллары, оныклары “халык дошманы нәселен дәвам итүчеләр” ярлыгы тагылып, пыран-заран китерелә. Бер-берләре белән аралашып яшәүдән дә мәхрүм ителә.
Руханиларны белдергән “мөфти ”, “мулла”, “имам-хатыйб”, “ишан” кебек сүзләр телебездән төшеп калды, сүзлекләрдә генә сакланды. XIX гасырда һәм XX гасыр башында күп санлы мәгърифәтче муллаларның, әдипләрнең, галимнәрнең тормыш юллары һәм ижат еллары тоныкланып, хаксыз рәвештә билгесезлек пәрдәсе белән капланды. Шулар арасында Гали Чокрый (1828-1889) һәм аның улы Гарифулла Киеков (1861-1918) – бай һәм күп яклы ижади мирас калдырган галимнәр.
Хәзер заманалар үзгәрде, Иске Күрдем авылында да бу изге затларның игелекле хезмәте бүгенге һәм киләчәк буыннарга зур мирас булып саклана.
Элек-электән сөхбәт жыенына авыл аксакаллары, алдынгы карашлы кешеләр жыелып тормыш турында сүз корган, үткәненә нәтижә ясап, алдагы көннәргә өмет баглаган. Мондый бәйрәмнәр туганлык жепләрен, кардәшлекне ныгыткан һәм безнең көннәрдә дә матур традиция булып дәвам итә. Бу чара чишмәгә табыну түгел, бәлки көмештәй саф суларыбыз, чишмәләребез өчен Аллаһыга рәхмәт белдерүдер.
Бу заманда үсеп килүче буын күңеленә иман орлыклары чәчү – ул безнең изге бурычыбыз. Чөнки гомер үткән саен рухи байлыкның кадере арта бара. Мондый чараларда катнашу балаларга акыл-фикер генә түгел, әдәп-әхлак мирасын да мулдан бирә. Тормышны үткәннәргә карап өйрәнәбез, үткәннәрне хәтерләп юанабыз, үткәннәрне искә алып нәтижә ясыйбыз. Бәйрәм юкка гына яшәү чыганагы булган жиде күзле “Хәзрәт” чишмәсе янында оештырылмый. Туган ягыбызның йөгерек көмеш сулары безгә матурлык, батырлык, акыл, бәхет бирә, сагышлардан арындыра, жаннарыбыз, тәннәребезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, сөеп-сөя белгәннәргә, барча жиһанга мәхәббәт өләшә. Шуның өчен дә моннан ничә еллар элек ургып чыккан чишмәләребез онытылмасын, буыннан-буынга бәхет-сәгадәт булып аксын да аксын иде…

ХӘЗРӘТ ЧИШМӘСЕ. Р.Шафигуллин

Ничә еллар, чишмәм, син агасың,
Саф суларны кайдан аласың,
Сусаганда синең янга килгән
Нинди дәверләрнең баласы.
Минем әти, зуүәти дә килеп,
Эчкән синең тәмле суыңны.
Синең белән бәйле күпме гомер,
Хәтерлисең ничә буынны.
Миннән соң да балаларым килер,
Оныкларым эчәр суыңны.
Синең алга килеп баш иямен,
Онытма син, гади улыңны.
Беренче кат яшь киленнәр килеп
Чиләкләрен тутырып су ала.
Изге чишмәм сөенәдер кебек,
Ак бәхетләр теләп ул кала.
Әйтә кебек: “Бәхетегез булсын
Мөлдерәмә тулы чиләктәй.
Сөйгәнегез белән пар яшәгез
Янымдагы парлы тирәктәй”.
Сәфәр чыгар алдан сиңа киләм
Эчәм синең татлы суыңны.
Фатихаңны алмый юлга чыксам,
Минем юлым алай уңармы.
Челтерәвеңә кушылып кошлар сайрый
Бөдрәләнеп үскән талларда.
Тирә-ягың гүя сихри донья,
Алсуланып аткан таңнарда.
Учларыма алып суың эчсәм,
Күңелләрем китә нурланып.
Мин яшимен синнән илһам табып,
Яшәү дәрте алып, көч алып.
Синең суны эчеп, синең янда үстем,
Бәхетлемен шуның белән мин.
Синең суың кебек татлы су юк,
Синең матурлыкка, сиңа тиң!
#СельскаяМодельнаяБиблиотекаСтарыйКурдымИмКагимаАухатова
#ТрезвоеселоСтарыйКурдым
#Трезвоесело2022#Айыҡауыл2022#АйыҡауылИҫкеКүpҙем
#Башкирскоедолголетие