Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

Күрдемем. РИФ ШАФИГУЛЛИН.

Күрдемем. РИФ ШАФИГУЛЛИН.
Ханкай тауга менеп карап торам
Туган авылым Күрдем ягына.
Авылым зурая, матурлана,
Яңа йортлар арткан тагында.
Юк авылымның зур елгалары,
Урал таудай биек таулары.
Әмма чишмәләре, урманнары белән
Ул халкымның сөюен яулады.
Атнабайлар, Каһимнәре белән
Минем авылым үзен танытты.
Эш сөюче кешеләре белән
Күрдем авылы бүген данлыклы.
Нефтьчеләр “Кара алтын” таба,
Маркслылар эшли кырларда.
Эш сөйгәннәр бер дә эшсез тормый,
Беләктә көч, дәрман булганда.
Басуларда иген шаулап үсә,
Колхозыбыз ныклап көчендә.
Мул тормышта яши авылдашлар,
Шат елмаю алар йөзендә.
Килгән кеше китми авылымнан,
Мөхәббәтен очрый, өйләнә.
Әгәр күңеле аның матур икән
Күрдем кешесенә әйләнә.
Артып торсын яңа гаиләләр,
Сау-сәламәт үссен балалар.
Аларда бит Күрдем матурлыгы,
Авылым киләчәге бит алар.
Күрдем мәчете ихатасында,
Гарифулла хәзрәт һәйкәле.
Гасырлар аша да күңелләрдә
Кылган эше, аның әйткәне.

Барган “Аек авыл” конкурсында
Бердәм катнаша халкыбыз.
Югары дәрәжәле урынга
Без чынлап та хаклыбыз.

“Кил каршыма туган авылым” – дип
Чит жирләрдә жырлап ятмадым.
Вакытлыча аерылып торганда да
Авылыма үзем атладым.
Авылымда үтте бала чагым,
Авылымда үтте гомерем.
Син дә генә мин бәхетлемен,
Рәхмэт, димен сиңа, Күрдемем

март –2023 ел