Стих Ангама Атнабаева
ЧАКЫРУ.
ӘНГАМ АТНАБАЕВ.
Иртән Әри иренеп кенә
Ак томаннан ачыла;
Җикән башлы камышлары
Тезелә дә каршыма,
Төн йоклаган төнбoеклар
Ачалар да күзләрен,
Сандугачлар сайрыйлар да
Көйләренең гүзәлен:
— Кояшлар чыккан чакта
Кайт, — диләр, – туган якка!
Көндезләрен басуларда
Игеннәре пешә дә,
Иген диңгезе өстеннән
Жылы җилләр исә дә,
Дулкыннары берсен-берсе
Тырыша да узарга,
Башаклары, шыбырдашып,
Сөйләшә дә үзара:
– Кояш төшлектә чакта
Кайт, – диләр, — туган якка!
Ә кичләрен авыл өстен
Эңгер каплап ала да,
Өй артында карт тирәкләр
Кинәт тынып кала да,
Бер кызыкай бер ялгызы
Карый олы юлларга…
Әллә инде мине көтә?
Әйтергәме ояла:
– Кояш баеган чакта
Кайт, – диеп, – туган якка?!