Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

Стих Ангама Атнабаева

Картәтием теләкләре
ӘНГАМ АТНАБАЕВ
Авылымнан киткән чакта
Картәти – аксакалым
Миңа дигән теләкләрен
Кабатлап кабатлады:-Яман юлда йөрмә берүк,
Яхшы юлларда йөре,
Таш атканга аш белән ат,
Бүрегә булма бүре.

Яман юллардан китмәдем,
Яхшы юллардан киттем.
…Берәү миңа таш ыргытты,
Мин аны кунак иттем.

Ярты эчеп, ашап туйгач,
Акырып мине сүкте,
Һәм ашаган табынына
Төкереп чыгып китте.

Яхшы юлларда йөрсәм дә
Очрадым бүрегә дә,
Дус булыйк дип, күрешик дип,
Елмаеп үрелгәндә,

Сырт кабартып, теш ырҗайтып,
Кулдан умырып алды.
Кулда – җөе, ә йөрәктә
Җөйсез ярасы калды.

Йөз мәртәбә авыз пеште,
Йөз кабат тәүбә кылдым,
Ләкин калдым элеккечә –
Яндым да тагын туңдым.

Хәзер үзем картәтимен…
Китәргә тиеш онык…
Нинди сүзләр йөрсен икән
Минем теләгем булып?

Күп уйладым,
уйласам да
Яңа сүз табалмадым.
Аксакалым картәтинең
Сүзләрен кабатладым:
– Яман юлда йөрмә берүк,
Яхшы юлларда йөре.
Таш атканга аш белән ат,
Бүрегә булма бүре.
Яхшы юлларда йөре.