Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

ӘНГАМ АТНАБАЕВ
КАПКА ТӨБЕНДӘ.
Авыл өстен тынлык каплагач,
Карт-корылар ятып йоклагач,
Йөрүчеләр беткәч күз атып,
Егет килде кызын озатып.

Туктадылар капка төбенә,
Кыз ашыккан булды өенә;
Егет аны кыстап туктатты,
Җылы сүзләр әйтеп юатты.
Тотып алды аның биленнән…
Кайнар сүзләр, кайнар иреннәр…

“Абау, мәхәббәтсез, кит моннан!”-
Дигән булды кызый, тик һаман
Егетенә ныграк сыенды.
Ай нурына дөнья коенды.

Сүзләр бетми йөрәк түрендә,
Алар һаман капка төбендә.
Кызы тагы китте үзгәреп –
Хәтерләде ана сүзләрен.

Керәм, диеп, тагы укталды,
“Азга гына” тагы тукталды;
Алар сүзне тагы яңартты,
Ул арада инде таң атты.

…Кабатлана шулай көн саен.
Яшьлек дигән нәрсә, мөгаен,
Йокысыз һәм айлы төн белән
Башланадыр капка төбеннән.