АНГАМ АТНАБАЕВ
ӘНГАМ АТНАБАЕВ
Еллар үткәч онытыла
Табышкан, кавышканы…
Гомер буе эзәрлекли
Тәү сөю сагышлары.
Язларда искә төшә дә
Яздыра барган юлдан,
Патшаларга әйләндерә
Тыңлаучан юаш колдан.
Җәйләрдә искә төшә дә
Җилкенеп китә күңел,
Йөрәк тулпарга атлана —
Тотып тыярлык түгел!
Көзләрдә искә төшә дә
Күзләргә күренми ак;
Сөйләсәләр, сөйләсеннәр —
Әллә хак, әллә нахак!
Язмыш безне мәхрүм итте
Сөешеп кавышудан,
Ләкин мәхрүм итәлмәде
Гомерлек сагышыннан!