Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

АНГАМ АТНАБАЕВ

ӘНГАМ АТНАБАЕВ
Умач ашап,төпсез ыштан киеп,
«Чапай» уйнап Чия тавында,
Әбиләрнең әкиятен тыңлап,
Унбер малай үстек авылда.
Унбер малай үстек узышып,
Борын канатышып, сугышып,
Сыек тал чыбыгын ат итеп,
Мәңге аерылмаска ант итеп,
Унбер малай үстек авылда.

Абыйлардан калган бишмәт киеп,
Бергә йөрдек аулак өйләргә,
Җырлап йөрдек, урам яңгыратып,
«Баламишкин» дигән көйләргә.
Бер-беребезгә кызлар димләшеп,
Бер-беребездән кайчак көнләшеп,
Йөрәк серебезне хат итеп,
Мәңге аерылмаска ант итеп,
Унбер егет үстек авылда.

Унбер егет үсеп буйга җиттек,
Мыек урыннары карайды,
Абыйлардан калган бишмәтләр дә
Сыймый башладылар – тарайды.
Катомканы асып җилкәгә,
«Без кайтырбыз, диеп, иртәгә!»
Хыял канатларын ат итеп,
Көн дә хатлашырга ант итеп,
Унбер яшьтәш киттек авылдан.

Тик бер эздән атлап барамыни
Юл салырга чыккан юлчылар?!
Унберебез унбер якка киттек –
Юлларыбыз инде уңсыннар!
Сорасагыз безнең турыда,
Унберебез унбер урында.
Һәркем үз урынында бик кирәк,
Хатлар алышабыз бик сирәк…
Нәрсә әйтим инде тагын да?
Унбер яшьтәш үстек авылда…
Сагындыра икән бары да!