ГАЛИЯ ГАЙНУТДИНОВА
Ромашкалар мине алдады
ГАЛИЯ ГАЙНЕТДИНОВА
Кайларда син иркәм, көтә җаным,
Хәбәрең юк инде күптәннән.
Гүзәл мизгелләрне сагына-сагына
Эзлим сине, кайтып, үткәннән.
Сорыйм җилдән, ул да, никтер, дәшми,
Кире кайта үземә тавышым.
Тәкыялар үреп суга салам
Басылмасмы, диеп сагышым.
Ничә тапкыр болыннарга чыгып,
Ромашкалар таҗын санадым.
Һәр соңгы таҗ: “Ул ярата” – диде,
Әллә алар мине алдады?
Мин ышандым чәчәк таҗларына,
Мин ышандым синең вәгъдәңә.
Озаккамы, әллә вакытлыча
Ялгызлыкка кайттым мин янә.
Безнең сөю бөресендә калды,
Сөю шәме озак янмады.
“Сине сөя” дигән ромашкалар
Ничә тапкыр мине алдады.