Кагим Аухатов
БЕЗНЕҢ АВЫЛ
Безнең авыл бик зурдан да түгел,
Һәм түгел ул артык кечкенә.
Җирдә булган барлык авыллардай
Мал үрчетә, икмәк үстерә.
Безнең авыл яшеллеккә чумган,
Дүрт яктан да кыскан урманнар.
Тере көмештәй инеш, чишмәләре
Җырлый-җырлый ага торганнар.
Юк, әйтмим мин безнең авыл җирнең
Кыйбласы ул дип, ноктасы.
Бәхәсләргә кермим, яхшы беләм
Һәм түгел ул дөнья тоткасы.
Зурдан купсаң сизелмидер хәтта,
Аның җирдә бары-югы да.
Үлчәүләргә салсаң булыр бары
Диңгездән бер тамчы су гына.
Ә шулай да шул авылны сызып
Ташлаганда карта битеннән.
Без яшәгән бу түгәрәк җирнең
Булыр иде чите кителгән.