Муниципальное бюджетное учреждение
культуры Межпоселенческая библиотечная система Муниципального района
Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека
села Старый Курдым: им.Кагима Аухатова
logo
Тәтешле муниципаль районының мәҙәниәт
идаралығы муниципаль учреждениеһы
Муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
биләмә-ара китапханалар системаһы
Ҡаһим Әүхәтов исемендәге ИҪКЕ КҮРҘЕМ АУЫЛЫ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ
Адрес: 452842, Республика Башкортостан, Татышлинский район, с. Старый Курдым, ул. Центральная, д. 23
тел: +7 (927) 341-23-96, e-mail: tatmbs16@mail.ru

Әнгам Атнабаев

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә  Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы — Касыйм Дәүләтхуҗа улы, авылда колхоз, артель оештыручы, анасы — Мәрзия Шәрифулла кызы, күрше авылы Боргынбаштан.

Касыйм, 1941 елда гаскәр хезмәтенә китә, сугыш яланында ятып кала. Мәрзия кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.

Әнгам Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында әдәби түгәрәк оештыра, анда Күрдемнән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче егетләр, шул исәптән, Яңавыл районының Ямады авылыннан бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар да йөри. Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән әдәби кулъязма журнал да чыгара.
Казан педагогика институтына укырга керә. Башта туган авылының 7-еллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аннары РОНО бүлеге аны 10-еллык Аксәет авылы мәктәбенә татар телен укытырга җибәрә. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.

1951 елда Ә.Атнабаев Уфага барып, республика татар гәзите «Кызыл таң» редакциясенә эшкә урнаша. Тәрҗемәче, аннары корреспондент, аннары бүлек мөдире булып эшли. Гәзиттә эшләгәндә, аның шигъри сәләте киң даирәләрдә таныла. 1954 елда ул Язучылар берлегенә алына. “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара. Түгәрәктә «Кызыл таңчылар да, институтлар студентлары да, яшь шагыйрьләр дә катнашалар. Иҗади эшкә, драматургия белән шигърияткә бүленә-бүленә, Ә.Атнабаев гәзиттә 1968 елга кадәр эшли.

1977-89 елларда республиканың «Һәнәк» сатира журналында мөхәрир урынбасары була.

1995 елда «Кызыл таң»чылар башлаган инициатива белән 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән аның исеме туган авылындагы урта мәктәпкә кушылган. Туган авылында Әнгам Атнабай музее эшли, бюсты куелган. Яңавыл шәһәре, Югары Тәтешле һәм Иске Күрдем авылларындагы урамнарга исеме бирелгән. Уфада ул яшәгән йортҡа мемориаль тактаташ куелган. 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге премия булдырылган.

2007 елдан башлап— Тәтешле районының Күрдем авылында “Күрдем чишмәләре” дигән зур шигъри бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм райондагы шигырь сөючеләрне, бихисап якташларны, шигърияткә битараф булмаган авыл халкын, район җитәкчеләрен үзенә җыя.

Әнгам Атнабаевның беренче шигыре 1943 елның августында район гәзите “Җитәкче”дә (хәзерге Тәтешле хәбәрләре) басыла. Аңа бу вакытта унбиш яшь була.

1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.
#ӘнгамАтнабаев
#СельскаямодельнаябиблиотекаСтарыйКурдымимениКагимаАухатова